Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Машиналарга техник карау үткәрү ирекле булачакмы?

Эчке эшләр министрлыгында җиңел автомобильләргә техник карау үткәрү-үткәрмәүне аның хуҗасының үз иркенә куюны тәкъдим иткәннәр.

Моңа кадәр автомобильләргә техник карау үткәрү мәҗбүри иде, хәзер бу җәһәттән тормышыбызга яңалык кертмәкчеләр. Һәрхәлдә, Русия Эчке эшләр министрлыгы бу эшне җиңел машиналар ияләренең үз иркенә куймакчы.

Русия ЮХХДИ җитәкчесе Михаил Черников белдерүенчә, һәр кеше үз автомобиленең төзек булуын үзе хәстәрли, чөнки бу аның һәм гаилә әгъзаларының хәвефсезлеген тәэмин итү икәнлеген яхшы аңлый. Ә менә пассажирлар һәм йөкләр ташучы машиналар өчен техник карауны элеккечә мәҗбүри итеп калдыру дөрес булачак.

Бер көн элек Дәүләт думасы ОСАГОны рәсмиләштерү өчен кирәк булган документлар исемлегеннән диагностик картаны төшереп калдырды да инде. Ә элегрәк алынган диагностик карталар белән 2021 елның 1 октябренә кадәр файдаланырга мөмкин, аларның вакыты озайтылды, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: iz.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техосмотр техник күзәтү