Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Машинаӊны урлатма

РФныӊ Татарстан Республикасы Эчке эшләр минисрлыгыныӊ матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, ел башыннан республикада 62 тапкыр машина урлаганнар. Ә узган ел бу сан 114 булган.

Сәбәбе әйтелмәсә дә, футбол буенча дөнья чемпионатына хәзерлек һәм аны уздыру вакытында һәр йорт янында диярлек полиция хезмәткәрләренеӊ булуы уӊай тәэсир иткәндер. Урланган 62 машинаныӊ 35е Рәсәй машиналары, алар арасында «ОКА», «ГАЗ», «ВАЗ-2106», «ВАЗ-2107», «ВАЗ-2105», «ВАЗ-2108», «ВАЗ-2110», «ВАЗ-2109», «ВАЗ-2114», «Лада Гранта», «Лада Калина», «Лада Приора» маркалы машиналар бар.

Ә инде урланган машиналарныӊ маркалырына килсәк, алар арасында «КИА Кларус», «Рено Меган», «Хендай Солярис», «Шевроле Авео», «Рено Дастер» һәм «Рено Логан» исемлеләре аталган.

Машина нинди генә маркалы булса да, аны урлатмау һәр шоферныӊ үз эше, димәк, сигнализация куйдыру һәм башка төрле саклану чараларын күрү сорала.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина