Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Машинасы белән баганага бәрелгән таксист комада ята

Юл-транспорт һәлакәте Советская урамында булган

(Казан, 11 июнь, Татар-информ”). Бөгелмәдә машинасы белән баганага бәрелгән 37 яшьлек таксист комада ята. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Советская урамындагы 150нче йорт каршындагы җитди юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр экстрен хезмәтләр чакыру өчен бердәм 112 номерына 10 июньдә 23:00 сәгатьтә килгән.

Шаһитлар сүзләренчә, 14 модельле “Лада” автомобиле (такси) юл читенә төшеп, баганага бәрелгән.

Авария урынына тиз арада 64нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килгән. Алар җиңел машинаның аккумуляторын сүндерәгән.

Юл һәлакәтендә 37 яшьлек такси йөртүчесе имгәнгән. Аны кома хәлендә хастаханәгә озатканнар. Ир-атның кабыргалары сынган, эче имгәнгән. Беренче дәрәҗәдәге кома, баш мие һәм баш сөяге җәрәхәте булуы ачыкланган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп