Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Машинасы урталай ярылган

Руль артында тиешле таныклык та алмаган 21 яшьлек егет булган.

«Вести» каналы хәбәр итүенчә, кичә кич Мордовиянең Саранск шәһәрендә юл һәлакәтендә 21 яшьлек егет үлгән. Аның пассажиры - 21 яшьлек кыз исән калган, аны дәваханәгә озатканнар.

Инсар елгасы аша күпердә фаҗига мизгелен күзәтү камерасы видеога төшереп алган.

Кадрлардан күренгәнчә, "Honda Integra" машинасы водителе идарәсен югалта. Автомобиль шуып китә һәм металл коймага килеп бәрелә. Шуннан соң иномарка уртага өзелә.

Мордовия буенча ЮХИДИ хәбәр итүенчә, авария урынында имгәнгән егет һәлак булган. Аның машина йөртү өчен таныклыгы да булмаган.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, дип яза Кызыл таң.

 

Фото:vk.com

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте