Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Машинада баланы ничә яшьтән махсус креслосыз йөртергә рөхсәт ителә?

Укучыбыздан сорау

– Машинада баланы ничә яшьтән махсус креслосыз йөртергә рөхсәт ителә?

Сорауга җавапны Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов бирде:

– Баланы автомобильнең алгы утыргычында туганнан алып унике яшенә кадәр утыртып йөрергә ярый. Ләкин ул махсус креслога утыртылган һәм иминлек каешлары белән беркетелгән булырга тиеш. Арткы утыргычта җиде яшькәчә балалар махсус креслода йөрергә тиеш һәм шул ук вакытта Дәүләт автомобиль инспекциясе шофер әти-әниләргә балаларының яшенә карап түгел, ә буена һәм авырлыгына карап махсус җайланмада йөртүне киңәш итә. Мәсәлән, балага җиде яшь ди, ләкин ул кечкенә гәүдәле икән, бу очракта аны креслода яки махсус утыргычка утыртып йөртү сорала, чөнки иминлек каешы баланың муеныннан үтә, ә ул алай булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автокресло