Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Машиналар нинди очракта конфискацияләнә?

Сорауга район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин җавап бирә.

Машиналар нинди очракта конфискацияләнә?

Сорауга район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин җавап бирә.

— Узган ел 264 маддә буенча яңалык керде. Ул элек тә бар иде, ләкин судьялар тарафыннан бирелми иде. Махсус хәрби операция башлангач, бу чара, ягъни автомобильләр конфискацияләнү күрелә башлады. Безнең районда гына да 2023 елда биш машина конфискацияләнде, әлеге транспорт чаралары дәүләт кеременә китә.

Бу машиналар арасында кыйммәтлесе дә, мәсәлән, Тойота Ленд Крузер бар иде, шулай ук Тойота Авенсис дигән автомобиль һәм безнең илдә җитештерелгәннәре дә бар иде. Шушы биш шоферның берсе суд карары белән килешмичә, минем машинам кредитка алынган, мин аның әле кредитын түлим, дип югарырак судка шикаять бирде. Ләкин Югары суд та беренче карарны көчендә калдырды, әлеге шоферның машинасын да алып киттеләр һәм шул ук вакытта ул аның кредитын да түләп бетерергә мәҗбүр булды.

Моннан чыгып, шундый нәтиҗә ясыйсы килә, әгәр алкоголь кулланасыз икән, машина руле артына утырмагыз, аны ишек алдында гына да бер җирдән икенче җиргә күчереп кую да кагыйдәне бозу булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди Искәндәр Мөбарәкшин