Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Mazda» автомобиле хуҗасы тиешле тизлекне сайламаган һәм юл читенә төшеп капланган

Куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтендә үлем яки җәрәхәт алу ихтималын берничә тапкыр киметә.

«Казан-Оренбург» (Чистай районы) автоюлының 137 чакрымында авария булган. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Mazda» автомобиле хуҗасы тиешле тизлекне сайламаган һәм юл читенә төшеп капланган.

Шофер куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган һәм авария вакытында тәрәзәдән чыгып очкан. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән ул хастаханәгә озатылган. 

Куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтендә үлем яки җәрәхәт алу ихтималын берничә тапкыр киметә. Шуңа да таләпләрне үтәү кирәк, дип кисәтә ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев