Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Мәктәп укучылары утырган автобус ауган

43 яшьлек укытучы һәм 9нчы сыйныфта укучы кыз хастаханәгә озатылыган, аларның хәле тотрыклы дип бәяләнә.

Учалы районында мәктәп укучылары утырган автобус аву сәбәпле, төбәк Прокуратурасы тикшерү алып бара. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

1 февраль көнне «ПАЗ» автобусының 66 яшьлек шоферы Ахун авылы мәктәбенең 9 укучысын һәм Буйда авылына урыс теле һәм әдәбияты укытучысын өйләренә илтә. Ир юлда контрольне югалткан һәм автобус кюветка төшеп киткән.

Юл-транспорт вакыйгасы булган урынга ашыгыч ярдәм автомобиле килгән. Укытучы һәм 15 яшьлек укучы кыз хастаханәгә озатылган. Аларның хәле тотрыклы дип бәяләнә, гомерләренә куркыныч янамый.

Прокуратура балигъ булмаганнарны ташу хәвефсезлеге өчен җаваплы кешеләрнең, шулай ук юлны тиешле дәрәҗәдә тоту өчен җаваплы затларның эшчәнлеген бәяләүне планлаштыра, дип яза Кызыл таң.


Фото: "Башинформ" агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп