Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“Мобильник” кисәтә!

3-31 августта республика территориясендә “Мобильник” оператив-профилактик чарасы үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе.

Әлеге чараның төп бурычы - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү. Һәм беренче чиратта бу транспорт чарасы белән идарә иткәндә телефонны кулга тотмыйча сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланмалар белән куллануны күздә тота. Руль артында барганда сөйләшү, смс хәбәрләр язу, социаль челтәрләргә керү шоферның игътибарын телефонга җәлеп итә һәм шуның нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтенә китерә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе искәртүенчә, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә транспорт чарасында йөртүчегә хәрәкәт вакытында телефонны кулга тотып сөйләшүләр тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.36.1 маддәсе нигезендә 1500 сум административ штраф салына.
 

Балтач ЮХИДИ идарәсе

Фото: https://digi.geenius.ee/app/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев