Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Мотоцикл уенчык түгел!

ДАИ хәбәр итә

7-13 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм шул исәптән безнең районда да «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.

Мондый төр чараларны үткәрү юктан гына килеп чыкмый. Агымдагы елның җиде ае эченда районыбыз территориясендә генә дә 5 мотоциклчы инспекторларга «эләккән», шуның 3се исерек килеш булган. Мопед белән идарә итү кагыйдәләрен бозган 4 кешегә административ беркетмә төзелгән, алар арасыннан берсе шулай ук алкоголь кулланган була. Скутер белән идарә итүче бер кешегә шулай ук административ беркетмә төзелгән. Болардан тыш 16 яше тулмаган өч яшүсмер мопед белән идарә иткән өчен инспекторлар тарафыннан туктатылып, аларга карточкалар тутырылган.

«Мотоцикл» кисәтү чарасының төп максаты булып, мотоцикл, скутер һәм мопед белән идарә итүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклау тора. Тиешенчә теркәлмәгән мототехникаларны барлауга аеруча игътибар биреләчәк.

— Районыбыз юлларында мотоцикл, скутер, мопед белән, шул ук вакытта әти-әнисеннән машина ачкычын урлап алып чыгып китеп, автомобиль белән идарә итүче яшүсмерләр дә очрый. Йөртүгә хокукы булмый торып, техника белән идарә итәргә алынган балигъ булмаган балаларга 5-15 мең сум күләмендә штраф каралган һәм ул идарә иткән техника махсус стоянкага җибәрелә. Ә инде балага әле 16 яшь тә тулмаган икән, бу очракта инде әти-әни дә җаваплылыкка тартылып, бала профилактик исәпкә алыначак. Ул идарә иткән техника чарасы шулай ук махсус стоянкага җибәреләчәк. Әти-әни балаларына мотоцикл алып биргәндә аның уенчык булмавын аңлап эш итсен иде, мопед белән скутер да гомер өчен куркыныч тудыра торган техника чарасы булып тора. Туры юлдан гына бала йөри алырга да мөмкин, ләкин бит юлда нинди генә хәлләр килеп чыкмаска мөмкин. Сезнең бала аларга әзерме?, — дип кисәтә дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов.

Без кисәтәбез! Ә ул кисәтүләрне кабул итү һәм үтәү һәрбер әти-әнинең, баланың үзеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мотоцикл