Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Мәскәүдән килә торган җиңел машина юл читенә төшкән һәм яна башлаган

Авария нәтиҗәсендә автомобиль тулысынча янып беткән.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Мәскәүдән килә торган җиңел машина Татарстан трассасында юл читенә төшеп киткән һәм яна башлаган, дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Алар әйтүенчә, авария республиканың Бөгелмә районында булган. Мәскәү номерлары куелган, зур тизлектә хәрәкәт иткән җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм машинага ут капкан.

«Ялкын машинаны мигзел эчендә чолгап алган һәм ул тулысынча янып беткән. Хәтта маркасын да белеп булмый», — диде агентлыкка авариянең шаһитлары.

Юл һәлакәтендә шулай ук дүрт кешенең зыян күрүе билгеле.

Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Фото: шаһитлардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте янгын