Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ничә метрдан укылырга тиеш?

Машина артындагы дәүләт номерының бер генә санын йә хәрефен дә караңгы вакытта 20 метр аралыгында укып булмаса, ә алгы номер якты вакытта танырлык түгел икән, ул укылмый торган булып санала.

— Машинамның номеры укылмый дип туктаттылар. Номер бераз пычранган иде. Беренче тапкыр юл инспекторы кисәтеп кенә җибәрде. «Икенчесендә штраф салам», — диде.

Ул номер ничә метрдан укылырга тиеш, моның өчен ничә сум штраф салырга мөмкиннәр?

Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән: — Машина артындагы дәүләт номерының бер генә санын йә хәрефен дә караңгы вакытта 20 метр аралыгында укып булмаса, ә алгы номер якты вакытта танырлык түгел икән, ул укылмый торган булып санала. Начар һава торышы, юллардагы пычраклык аклану була алмый. Номер һәрчак укылырга тиеш. Бу таләпне бозган өчен, Административ хокук бозулар кодексының 12.2 маддәсе 1 нче бүлеге нигезендә, 500 сум штраф каралган. Кайбер кеше, штрафлардан качу өчен, автомобиль номерын кар йә пычрак белән махсус каплый. Моның өчен 5000 сумга кадәр штраф яный. Шулай ук 1-3 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев