Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Нурлат районында юл читенә очып төшкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булган

Ә пассажир егет җитди зыян күргән, аны хастаханәгә алып киткәннәр

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Нурлат районында югары тизлектә юл читенә очып төшкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Авария кичә, кичке алтылар тирәсендә Егоркино авылы янында булган. Шаһитлар әйтүенчә, «Лада Гранта» машинасы сәгатенә 150 чакрым тизлек белән барган.

Алдагы машинаны узганнан соң, йөртүче идарәне югалта һәм машина юл читенә очып төшә.

«Йөртүче — егерме яшьләр чамасындагы егет — арткы тәрәздән очып чыкты һәм урында ук һәлак булды», — дип сөйләде шаһитлар.

Пассажир урынында утырып барган егет — йөртүченең дусты, яшьтәше җитди зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

Фото: Нурлат-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте