Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Өч бала анасы үлеменә кем гаепле?

14 тонна дизель ягулыгы салынган бензовоз йөртүче, ниндидер сәбәп аркасында светофорның тыелган сигналына үтеп, каршы юлга чыга.

 22 июнь кичендә Башкортстанның Мишкә районында Бөре-Тастуба-Сатка автомобиль юлында коточкыч һәлакәт булган.

Хәбәр ителүенчә, юлда ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, реверсив хәрәкәт эшләнгән. Шады елгасы аша салынган күпердә берьюлы өч автомобиль: «Скания» фурасы, «Киа Оптима» автомобиле һәм «НефАЗ» автобусы бәрелешкән. Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, җиңел автомобиль тимер өеменә әйләнгән.

Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, Бөре ягыннан Караидел авылы ягына барганда, 14 тонна дизель ягулыгы салынган бензовоз йөртүче, ниндидер сәбәп аркасында светофорның тыелган сигналына үтеп, каршыга килгән чит ил машинасы, ә аннары автобус белән бәрелешкән.

Җиңел машинада яшь гаилә - ата-ана һәм өч кечкенә бала була. Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтендә 34 яшьлек ана үлгән, аның 36 яшьлек ире, 9 һәм 5 яшьлек кызлары дәваханәгә салынган. Аларның хәле әлегә билгеле түгел. Өченче бала зыян күрмәгән.

Автобуста машина йөртүче белән бергә өч кеше булуы мәгълүм. Алар барысы да курку белән котылып калган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: kp.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте