Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Өйрәнүләр нәтиҗәсендә Татарстанда потенциаль куркыныч машина йөртүчеләрнең ике төркеме ачыкланган

«ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы Татарстан автомобильчеләренең статистик-социологик тикшеренүләре турындагы мәгълүматларны тәкъдим итә.

Рәсми статистика мәгълүматлары буенча, 2019 елда Татарстан юлларында 4525 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 369 машина йөртүче, пассажир һәм җәяүлеләр һәлак булган, тагын 5619 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Кемнәр соң алар,  юл-транспорт һәлакәтләренә ешрак эләгүчеләр, авария хәлен тудыручылар һәм регионнардада штрафларының күп булуы белән аерылып торучылар?

«ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы тәртип бозулар күзлегеннән караганда, бер үк төрле машина йөртүчеләр берләшмәсенең ни дәрәҗәдә булуын ачыклау максатын куйды.

Статистика һәм социаль портретлары ягыннан, кайбер машина йөртүчеләрне потенциаль куркыныч автомобильчеләр дип санарга мөмкинме? Әгәр әйе икән, Татарстан автомобильчеләренең кайсы төркемнәре юлларга үзләре һәм тирә-юньдәгеләр өчен аеруча куркыныч тудыра?

Актуаль тикшеренү тирән интервьюлар сериясе, үз методологик онлайн-сорашып белешүләр, шулай ук stat.gibdd.ru сервис тәкъдим иткән статистик мәгълүматларны исәпкә алып үткәрелде.

Өйрәнү ысуллары:

Тирән интервьюлар сериясе
Методик онлайн-сораштыру
Power BI ярдәмендә статистик мәгълүматлар базасы.

 

«ПромРейтинг» мәгълүмат агентлыгы белгечләре ачык чыганаклардан (шул исәптән рәсми сайтлардан хокук билгели торган документларны кулланып) мәгълүматны эшкәртеп, сорашып белешүдә катнашучыларның машина йөртү хокуклары булу яки булмау, респондентның максималь активлык һәм арыганлык вакыты, юл-транспорт һәлакәтләре, алына торган юл штрафлары саны, транспорт чаралары төре, юлдагы куркынычсызлыкка һәм Россиядә һәм Татарстанда ЮХИДИ эшчәнлегенең төрле аспектларына карата башлангыч анкеталар төзегән.

Икенче этапта сораштырылучыларның анкеталары шәхси тирән интервьюлар сериясе нигезенә салынган. Респондентлар белән фикер алышу барышында Татарстан халкында юл хәрәкәтендә актив катнашучылар тарафыннан үз-үзләрен тискәре һәм уңай яктан караш тудыра торган темалар даирәсе тулыландырылды.

Өченче этапта тикшерүнең сыйфатлы өлеше барышында бүлеп бирелгән мәгълүмат структуралаштырылды һәм интернетта онлайн-сорашып белешүдә катнашкан анкеталарда куллану өчен яраклы стандарт төргә яңадан рәсмиләштерелде.

Сораштырылучылар анкетаның дүртенче этабында survey-системалар ярдәмендә юл хәрәкәтендә актив катнашучы Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасыннан репрезентатив сайлап алуны узу өчен тәкъдим ителде.

Бишенче этап – Татарстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ачык базаларына статистик анализ.

Алтынчы этап-алынган нәтиҗәләрне нормальләштерү һәм системалаштыру.

Без нәрсәгә ирештек?

"Татарстан машина йөртүчеләре «социаль төркеменең әлеге сегментларына методик анализ ясау барышында өйрәнелә торган төркемнең иң кискен сегментларын (җенесе, яше, стажы, машинаның маркасы, икътисади хәле һәм башка детальләр) яктыртырга мөмкинлек бирде.

Татарстан машина йөртүчеләр арасында хәтәр төркемнәренең иллюстратив портретларын төзедек:

 

Югарыда бәян ителгән мәгълүматны гомумиләштерү нәтиҗәсендә методологик яктан «Татарстан машина йөртүчеләре» төркеменең калган автомобильчеләр саныннан кискен аерылып торган ике аерым сегменты ачыкланды:

  • Сораштыруларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә һәм куркынычсыз йөрүгә уртача тискәре караш белән аерылып торучы.
  • Авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча.
  • Юл кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларның күләме буенча.

Беренче хәтәр төркеме 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр, яңа гына машина йөртә башлаган ир-егетләр, күбесе үз илебездә җитештерелгән автомобильләрдә йөрүче, төбәк буенча уртача күрсәткечтән түбән керемле яшь йөртүчеләрне үз эченә ала.

Икенче хәтәр төркеме, нигездә, 30-35 яшьлек, җитди машина йөртү стажы булган, үз илебездә һәм чит ил автомобильләрендә йөрүче һәм, нигездә, төбәк буенча уртача күрсәткечтән югарырак керемле булган ир-атлардан тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина йөртүчеләр