Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Питрәчтә юл фаҗигасендә зыян күрүчеләр арасында биш яшьлек бала һәм йөкле хатын бар

Дүрт кеше һәлак булган юл һәлакәте 4 нче гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Питрәч районының Казан – Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында булды.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Питрәч районында юл фаҗигасендә зыян күргән дүрт кеше авыр хәлдә, аларның берсе биш яшьлек бала, тагын берсе – йөкле хатын. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Зыян күрүчеләрдән йөкле хатынны Арча үзәк хастаханәсенә, икенчесен Республика клиник хастаханәсенә озатканнар, биш яшьлек бала Теләче хастаханәсенә җибәрелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, баланы санавиация вертолетында Казанга, Республика балалар клиник хастаханәсенә озатачаклар.

Фаҗига урынында Питрәчнең өч һәм Теләченең ике ашыгыч ярдәм бригадалары эшли.

“Татар-информ” кичә 14.00 сәгатьтә Питрәч районының Казан – Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында 35 яшьлек “Хендэ Крета” автомобилен йөртүче зур тизлектә каршы як полосага чыгып, 36 яшьлек йөртүчесе булган 14нче модельле “Лада”га килеп бәрелүен хәбәр иткән иде.

“Лада” йөртүчесе һәм өч пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Дүрт пассажир хастаханәгә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп