Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Питрәчтә юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән (фото)

Юл-транспорт һәлакәте Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылы янында булган.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Киров өлкәсе Нократ Аланыннан килгән  “Лада” йөртүчесе һәм өч аның пассажиры  Казан – Шәмәрдән юлының 39нчы чакрымында Ленино-Кокушкино авылы янында “Шевроле” белән бәрелешүдән зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт зыян күрүче булуы турындагы хәбәр Питрәч районының 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген 8 сәгать 4 минутта алынган. Авария булган урынга Ленино-Кокушкино янгын сүндерүчеләре юнәлгән.

Коткаручылар “Лада”дан 25 яшьлек йөртүчесен һәм өч пассажирын чыгарып, дүртесен дә ашыгыч ярдәм медиклары Казан Травматология үзәгенә озаткан.

Янып китмәсен өчен,  машиналарның аккумуляторларын сүндергәннәр. Өстәмә мәгълүматлар ачыклана.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп