Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“Права”ны вакытында тапшырмасаң...

Идарә итү хокукыннан мәхрүм итүне исәпләү машиа йөртүче таныклыгын тапшырганнан соң башлана.

— 2016 елда мине 20 айга водитель таныклыгыннан мәхрүм иттеләр. Мин “права”мны ДАИга тапшырмадым. Быел майда документның вакыты чыкты, аны алыштырырга кирәк. Хәзер аны ЮХХДИга тапшырырга телим, тик 30 мең сум штраф түләнмәгән. “Права”ны тапшырганда нинди нәтиҗәләр булырга мөмкин?

— Идарә итү хокукыннан 20 айга мәхрүм итүне исәпләү машиа йөртүче таныклыгын тапшырганнан соң башлана. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында машина йөртү таныклыгы вакытында тапшырылмаган булса, суд карары белән аңардан мәхрүм ителү срогы ул тапшырылганчы туктатылачак.

ЮХХДИнең онлайн-сервисында судның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы карарының гамәлдә булуын тикшерергә мөмкин. Сайтка кергәннән һәм мәгълүматларны керткәннән соң (праваның сериясе, номеры, бирелгән көне) тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат биреләчәк. Әгәр гамәлгә кергән суд акты ЮХХДИ базасына кертелсә, сайтта машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында мәгълүмат пәйда булачак, дип яза.


Автор:Резеда Галикәева

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: права машина йөртү таныклыгы