Прокурор ярдәмчесе юл һәлакәтендә үлгән
«Мазда»да баручы кыз артыннан килгән «Митсубиси» ны күрмәгән
Боровое Матюшинодан ерак булмаган трассада Казанның Идел буе районы прокуроры ярдәмчесе юл һәлакәтенә очрап үлгән.
Билгеле булганча, 30 яшьлек хатын-кызның «Мазда»да Казаннан Комлы Кәвәл авылына таба баруы булган. Юл-транспорт һәлакәтенә очраган икенче кеше сүзләренчә, ул юлдагы икеле тоташ сызык аша борылырга булган.
«Мазда» йөртүче машиналар узганны көтеп торган да борылырга уйлаган, тик арттан килгән «Митсубиси» ны күрмәгән. Шофер тормозга басырга өлгерә алмый һәм «Мазда»ның ишегенә бәрелә.
Хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Хәзер әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев