Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Район башкарма комитеты җитәкчесе нинди мөрәҗәгать белән чыккан?

Узган ел алкоголь кулланган 98 шоферга беркетмә төзелеп, аларның эше судта каралган.

- Алкоголь кулланган шоферларга карата нинди генә катгый чаралар күренсә дә, исерек шоферлар саны кимеми, хәтта алар катнашында теркәлгән аварияләр дә булып тора. Узган ел алкоголь кулланган 98 шоферга беркетмә төзелеп, аларның эше судта каралган.

Шулай ук 4 кешегә карата 264 маддәнең беренче өлеше нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, ләкин алкоголь кулланып, яңадан руль артына утыручылар. Мондый кешеләр турында нәрсә әйтеп була инде?

Алар беренче очрактан соң үзләренә тиешле нәтиҗәне ясамаган, спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган һәм юлга чыккан. ДАИ инспекторлары яки участок вәкилләре вакытында туктатмаса, ахыры нәрсә белән тәмамланасын уйларга да куркыныч, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шофер беркетмә