Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Рамзан Кадыйров: "Качып котылалмассың!"

Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров үзенеӊ мөрәҗәгатендә Мәскәүдәге Можайский шоссесында үлемгә китергән юл һәлакәтендә гаепле милләттәше Мөслим Җанбәковка качып йөрмәскә, ә хокук сакчылары кулына бирелергә киңәш итә. Һәм ул бирелгән.

Бу кеше "Mercedes-Benz Gelandewagen" автомобилендә "Нива" машинасына килеп бәрелә һәм ике кешенең үлеменә сәбәпче була, дип исәпли хокук сакчылары. Ул һәлакәт урыныннан качып китә.

- Әгәр син чын чечен, ир-егет, мөселман икән, үз кылганың өчен җавап бир, ә ыруыңа, халкыңа оят китермә, - дип мөрәҗәгать итә ул Telegram-каналыннан. - Әгәр рульдә икенче кеше булса, аны коткарырга тырышуың барып чыкмаячак. Хокук сакчылары эзләүдән туктаган хәлдә дә, без сине табачакбыз, качып котыла алмассың!

Авария урыныннан качкан кеше Рамзан Кадыйров мөрҗәгатеннән соң полициягә бирелгән, видеомөрәҗәгатендә менә ниләр сөйли ул:

Видео: социаль челтәрдн алынды

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп