Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Россиядә бер елда 26 меңнән артык кеше юл һәлакәтенә очрап, бакый дөньяга күчә

Шунысы аяныч: кайбер очракларда җавапсыз машина йөртүче бер гаепсез кешеләргә зыян сала. Кызканыч, спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручы шоферлар да очрап тора.

Статистика күрсәтүенчә, Россиядә бер елда гына да 26 меңнән артык кеше юл һәлакәтенә очрап, бакый дөньяга күчә. Көндәлек тормышта бу турыда уйлап та карамыйбыз. Тик шунысын онытмыйк: юлларны имин итү – үзебезнең кулларда! Шунысы аяныч: кайбер очракларда җавапсыз машина йөртүче бер гаепсез кешеләргә зыян сала. Кызканыч, спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручы шоферлар да очрап тора. Районыбыз юлларында гыйнвар аенда гына да 10 шундый машина йөртүчегә беркетмә төзелде. Штрафларның зур булуы да, юлларда кыйммәтле машиналарның күп булуы да рульгә спиртлы эчемлек кулланып утырганчы уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш ләбаса. Зур игътибар сорый торган кагыйдә бозулар: машина йөртү таныклыгы булмыйча яки аннан мәхрүм ителеп тә руль артына утыру, каршы як полосага чыгу кагыйдәсен бозу, хәрәкәттә җәяүлеләргә яисә юл хәрәкәтендә өстенлектән файдаланучы башка катнашучыларга өстенлек бирмәү, иминлек каешын эләктермичә йөрү, балаларны махсус жайланмасыз утыртып йөртү һәм җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен бозуы. Шушындый юл кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү максатыннан ЮХИДИ һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре атна саен рейдлар оештыра. Мәсәлән, беренче августта булган рейд нәтиҗәсендә 21 юл кагыйдәсен бозучыга беркетмә төзелде, шуларнын берсе – правасы булмаган килеш идарә итүче, берсе правасыз кешегә идарәне тапшыручыга, 13е – куркынычсызлык каешын такмаучылар, берсе – баланы креслосыз йөртүчегә, тагын икәү – укып булмый торган номерлы машина белән идарә иткән өчен. Юл хәрәкәтендә катнашучының төп бурычы – кагыйдәләрне үтәү бит, югыйсә. Һәрберебез игътибарлы булсак кына һәлакәткә юлыкмабыз, исән-сау булырбыз. Барыбызга да имин юллар насыйп булсын!

Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп