Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Россиядә яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр велосипедчылар катнашындагы аварияләр санын киметергә ярдәм итәргә тиеш.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк. Алар, аерым алганда, велосипедчылар хәрәкәте кагыйдәләрен регламентлаштырачак. Россия Хөкүмәтенең шул хактагы карары рәсми порталда дөнья күргән.

Урамнарда велосипедчыларның өстенлеген тәэмин итү өчен «Велосипед» зонасы төшенчәсе кертелә», - диелә документта. Әлеге урамнарда велосипедчылар механик транспорт чаралары алдында өстенлеккә ия булачак. Мондый зоналарда иң югары тизлек сәгатенә 20 чакрымнан да артмаска тиеш.

Җәяүлеләргә әлеге участоклар аша теләсә кайсы тыелмаган урыннан чыгарга рөхсәт ителә. Мондый зоналарны билгеләү өчен яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк.

Велосипедчыларга да торак зоналарында хәрәкәт итәргә рөхсәт итәчәкләр.

Әлеге үзгәрешләр илдә җәяүлеләр һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү максатыннан кертелә.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл билгеләре