Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Саба районында булган коточкыч авариянең корбаннары дүрткә җиткән

Саба районында Ике басу Арташ авылы янында булган коточкыч юл-транспорт фаҗигасе 4 кешенең гомерен өзгән.

Кичә көндез Татарстанның Саба районында Ике басу Арташ авылы янында авариядә алты айлык сабый бала һәлак булган. Баланың әтисе хастаханәгә барганда юлда үлгән.

Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр иткәнчә, бәрелешкән машиналарның алгы якларына җитди зыян килгән, 14нче модельле «Лада» кузовының алгы өлеше тулысынча янчелгән.

«Лада» автомобилендә һәлак булган бала, аның әти-әнисе һәм әбсе булган, алар да җитди зыян күргән. Авыр хәлдә җирле хастаханәгә озатканда бала атасының вафат булуы, калган ике пассажирның үтә дә авыр хәлдә реанимациягә урнаштырылулары билгеле булды. Авариядә катнашкан икенче машинаның йөртучеседә хастаханәгә озатылган.

Әмма соңгы килеп ирешкән хәбәрләр буенча, "Лада" автомобиленең ике пассажиры да - баланың әнисе һәм әбисе хастаханәдә вафат булганнар.

Туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.

Фото: шаһитлардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп