Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Саба районында һәлакәттә ике яшьлек бала зыян күргән (+фото)

Юл-транспорт һәлакәте Шәмәрдән – Югары Утар трассасында килеп чыккан.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ” ). Татарстанның Саба районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике автомобиль бәрелешеп, дүрт кеше зыян күргән, тагын берсе җимерелгән машинада кысылып калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Шәмәрдән – Югары Утар трассасында килеп чыккан.

Һәлакәт аркасында 50, 29 һәм 24 яшьлек хатын-кызлар һәм ике яшьлек бала җәрәхәт алган. 53 яшьлек ир-ат машинада кысылып калган, коткаручылар аңа чыгарга ярдәм иткән.

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп