Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Сак йөрегез юлларда, юлыкмый хәвефләргә

Шоферы аек, пассажиры исерек

Редакция янындагы Чепья чатында машиналар еш бәрелешә. Бәрелгән тавышка йөрәкләр кысылып куя, җиңелчә генә микән, кешеләргә зыян килмәгәнме, дип борчыласың.

Сихерле җир булды бу тәмам, дип куясың. Сихере инде аның шунда, чатка борылганда, я чаттан чыкканда юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәп бетермәү. Бүгенге һәлакәтне юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары ачыклап бетерер, анысы. Бәхеткә, шоферы аек, әмма пассажиры исерек иде.

Хөрмәтле райондашлар, ямьле көннәрдә дә машиналарда хәвефсез йөрик, үзебезне һәм якын-тирәдәгеләребезне саклыйк. Аз гына бәрелүдән дә сәламәтлеккә зыян килеп калырга мөмкин бит. Һәрбер шоферга, юлчыга имин юллар насыйп булсын!

 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте