Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Салавыч укучыларына тиңнәр юк

Узган ел республикада беренчелекне алуга ирешкән Салавыч командасы быел 24-27 май көннәрендә Түбән Камада район данын яклаячак

Район мәктәпләрендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары эшли. 
Алар арасында һәр елны «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе үткәрелә. Аның төп максаты — балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

Ел саен «Хыял» яшьләр үзәгендә уздырылучы "Куркынычсыз тәгәрмәч«нең район этабында быел 21 мәктәптән 84 яшь инспектор үз көчләрен сынап карадылар. Әлеге конкурс бик әһәмиятле профилактика чарасы булып тора. Хәзерге заманда андый чаралар уздыру бигрәк тә зарури. Ярышларда катнашу балаларга кызыграк булган саен, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен әйбәтрәк үзләштерәчәкләр һәм урамнарда үзләрен күпкә ышанычлырак хис итәчәкләр. Укучылар тарафыннан бу бәйгегә әзерлек, һичшиксез, булырга тиеш, чөнки балаларга көн саен машина юлы аркылы чыгарга, автобуста яисә әти-әниләре белән бергә автомобильдә пассажир сыйфатында йөрергә туры килә. Җәй җитү белән велосипедта да йөри башлыйлар. Ничә яшьтә кайда, ничек йөрергә рөхсәт ителүен дә бу бәйгегә әзерләнүчеләр яхшы белә. 

— Узган елгыдан аермалы буларак, быел һәрбер мәктәптән дә командалар куелган иде. Дөрес, әзерлек төрлечә. Кемдер бик яхшы әзерлек белән килсә, кайбер командалар килдекме килдек өчен генә. Бу инде сынауларны үтә башлауга ук та күренде. Шул ук вакытта быел беренче унлыкка керүче мәктәпләр арасында төп белем бирүчеләр дә шактый, — дип ассызык-лап узды «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтачтагы бүлекчә җитәкчесе Лилия Һадиева. 

Җиңүчеләргә килгәндә, беренче урында — Салавыч лицее, икенче урында — Балтач гимназиясе, өченче урында — Бөрбаш мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Куркынычсыз тәгәрмәч»