Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Салавыч укучылары зур җиңүгә ирешкән

“Хыял” яшьләр үзәгендә Балтач юл хәрәкәте юл инспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы үткәрде.

30 март көнне “Хыял” яшьләр үзәгендә Балтач юл хәрәкәте юл инспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы үткәрде. Конкурска районыбызның 18 урта һәм төп белем бирү учреждениеләреннән 9-11 яшьлек малайлар һәм кызлар арасыннан барлыгы 70 бала катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү, велосипед төзелешен белү һәм схема буенча өйдән мәктәпкә иң куркынычсыз һәм кыска юлны табу конкурсларында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Барлык конкурслар буенча нәтиҗә чыгарганнан соң җиңүче булып Салавыч күппрофильле лицее командасы табылды (җитәкчесе – Гыйләҗев Р.Ф.), икенче урында Балтач гимназиясе командасы (җитәкчесе – Җәләлов К.В.), өченче урында Бөрбаш мәктәбе командасы (җитәкчесе – Әкбәров Р.Ф.), дүртенче урында Нөнәгәр урта мәктәбе (җитәкчесе – Гыймадиев Р.Ш.), бишенче урында Чепья урта мәктәбе (җитәкчесе – Шәйхиев Р.Т.), алтынчы урында Сосна төп белем бирү мәктәбе (җитәкчесе – Хәкимов Р. Х.).


Лилия Һадиева,
«Юл хәрәкәте иминлеге»

дәүләт бюджет учреждениесенең

Балтач бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безопасное колесо