«Шевроле Нива» өч кабан дуңгызын бәрдергән (видео)
Дәүләт автоинспекциясе кыргый хайваннарның юлга чыгу очраклары күбәю сәбәпле, машина йөртүчеләрне автомобиль юлларында игътибарлырак булырга чакыра.
Кукмара районында, Янсыбы авылына борылыштан ерак түгел, «Шевроле Нива» автомобиле шоферы өч кабан дуңгызын бәрдерә. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
«Фаҗига 31 октябрьдә 16.40 сәгатьтә „Кукмара — Шәмәрдән“ автоюлының 2нче чакрымында була. „Шевроле Нива“ автомобиле йөртүчесе кинәт кенә юлга чыккан кабан дуңгызларын бәрдерә. Шофер тиз генә тормоз педаленә дә баса, әмма туктый алмый. Алган җәрәхәтләрдән өч кабан дуңгызы да үлә», — дип аңлатма бирделәр район Дәүләт автоинспекциясендә.
Дәүләт автоинспекциясе кыргый хайваннарның юлга чыгу очраклары күбәю сәбәпле, машина йөртүчеләрне автомобиль юлларында игътибарлырак булырга чакыра.
Видео: шаһитләр; Фото: район ЮХИДИ, скриншот видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев