Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Шеңшеңәр балалары - юлда (+фото)

Шеңшенәр балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Юл билегеләре илендә» дигән кичә үткәрелде.

Балаларның әз һәм төрле яшьтә булуына да карамастан, тәрбиячеләр бик мавыктыргыч чара әзерләгәннәр. Балалар киселгән юл билгеләрен җыйдылар, рәсемдәгетранспортларның кайсы төргә кергәнен атадылар, светофорның төсләрен тезеп, кайсы төс нәрсә өчен кулланылганын әйттеләр. Кичә күңелле старталарсыз үтмәде, балалар йөртүче булып төрле каршылыклар аша үтеп уенчык транспорт чараларында ярыштылар. Балалар юл кагыйдәсенә багышланган шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.

Юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү, балалар травматизмын кисәтүгә керткән өлешләре өчен Шеңшеңәр балалар бакчасы коллективына рәхмәтемне белдерәм.

Лилия Һадиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре