Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Шипы» нинди билге бу?

Соӊгы ике атнада көз-кыш вакытында автомашиналарга куела торган «Шипы» язуын монарчы 10 ел эчендә булган күләмдә сатып алып бетерделәр

Соӊгы ике атнада көз-кыш вакытында автомашиналарга куела торган «Шипы» язуын монарчы 10 ел эчендә булган күләмдә сатып алып бетерделәр, яӊадан өстәмә кайтарасы булды, ди машиналарга кирәк-яраклар сатучы танышым. Яшермим, «дөнья хәлен белеп булмый», дип үзем дә аны машинаныӊ арткы пыяласына «чәпеп» куйдым. Чөнки 2017 елныӊ 20 октябрь аеннан ЮХИДИнеӊ яӊа регламенты үз көченә кергәнен укыган идем. Әмма бу билгенеӊ куелуы аӊа бәйле түгел икән.

Әгәр дә машина шиплы тәгәрмәчләргә күчерелгән икән, «Шипы» билгесе куелу мәҗбүри. Бу очракта Административ хокук бозулар Кодексыныӊ 12.5 статьясыныӊ 1 өлеше нигезендә 500 сум штраф каралган. Шулай ук инспектор тарафыннан 7.15(1) пункты буенча машинагыз булган җитешсезлекне бергәнче, тоткарланырга мөмкин.

Кемнәрдер, әле бу дөрес түгел, әлегә штраф салырга тиеш түгелләр, дип үз-үзен ышандырып йөрергә мөмкин. Әмма үзеӊнеӊ дөреслегеӊне раслап, судка йөргәнче, тиешле билгене вакытында алып куюыӊ кулайлырак булыр.

 

Автор фотолары.

 

 

 

Безне Telegramда укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Шипы» билгесе