Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Штрафлар арта

Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә.

2022 елның языннан инспекторлар җәй көне шипланган покрышкалар, фара пыялаларында саклагыч пленкалар, шулай ук зыян күргән бампер өчен машина йөртүчеләрне штрафка тарта алачак. ЮХХДИ транспорт чараларын файдалану тыела торган техник җитешсезлекләр исемлеген киңәйтүне планлаштыра.

"Эчке эшләр министрлыгында әзерләнгән Хөкүмәт карары проекты „Транспорт чараларын файдалану тыела торган җитешсезлекләр һәм шартлар исемлеге“ (юл хәрәкәте кагыйдәләренә кушымта) нигезендә закон бозучыларны 500 сумнан алып штрафларга һәм шулай ук транспортка идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә кадәр җаваплылыкка тарттырачаклар”, яза «Коммерсант».

Тәртип бозулар исемлегенә җәй көне видеорегистраторны урнаштырудагы җитешсезлекләр, борт компьютерындагы хаталар, фараларда автокоректорлар булмау һәм башкалар керәчәк. Моннан тыш, хәзер фар пыялаларында пленкалар куллануны тыю кертелә. Шулай ук кояштан саклагыч һәм куркынычсызлык мендәрләренең булмавы да тәртип бозу булып саналачак.

Элегрәк Дәүләт думасы тимер юлларны узганда хокук бозулар өчен штрафны биш тапкыр арттыра торган закон проектын өченче укылышта кабул итте. Хәзер бу төр кагыйдәне бозучылар 5 мең сум штраф түләргә тиеш булачак, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: РИА Новости.

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар