Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Штрафларның вакытында түләнмәве машинадан "колак кагу"га китерә

2018 елның өч аенда 38 шундый шоферга карата административ беркетмә төзелеп, судка җибәрелде. Шуларның 31енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 7 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк. 2018 елның өч аенда 38 шундый шоферга карата административ беркетмә төзелеп, судка җибәрелде. Шуларның 31енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 7 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды.

Ә инде зур суммада штрафларын түләмәүчеләрнең машиналарына суд приставлары белән берлектә арест салына. Мәсәлән, 18 апрель көнне шундый бер машинага арест салынып, махсус саклану урынына ябылды.

Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен, штрафларыгызны ЮХИДИдан 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ЮХИДИдагы терминалга килеп түләргә була.

Лилия Һадиева

Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе

Фото ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев