Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Штрафын вакытында түләмәүчеләр машинасыз кала (фото)

Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясенең массакүләм мәгълүмат чараларында гел искәртеп торуына да карамастан, штрафларын вакытында түләмәүче шоферлар гел булып тора.

Штрафларны 20 көн эчендә ярты бәядән түләп барган очракта, гаилә бюджетына күпме экономия ясап булыр иде. Юк шул, бу мөмкинлектән файдаланырга ашыкмыйбыз, хәтта 20 меңнән артып киткәнче штрафларын түләмәүчеләр дә бар. Җыелып килгән сумманы түләү тагын да авырлаша бит. Түләү срогы үтеп китеп 10 мең сумнан күбрәк штрафлары булган шоферның машиналарына суд приставы хезмәткәрләре белән берлектә арест салына. Шушы көннәрдә, мәсәлән, 19500 сум штрафын вакытында түләмәгән шундый бер шоферның машинасына арест салынды һәм түләүле стоянкага озатылды. Ул машинасын штраф суммаларын түләп бетергәч кенә ала алачак.
Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250