Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Синоптиклар буран һәм көчле җил турында кисәтә Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртә. Машина йөртүчеләргә юлга чыкмый торырга киңәш ителә.

Татарстан синоптиклары иртәгә, ягъни 25 февральдә, буран һәм көчле җил турында кисәтә, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк, дип фаразлый. 

Иртән һәм көндез республиканың көнбатыш районнарында, Казанны да кертеп, буран көтелә. Моннан тыш,секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.  

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде.

Җәяүлеләргә уңайлы һәм таймый торган аяк киеме кияргә киңәш итәләр. Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән элемтә чаралары һәм навигация приборлары булдыру мөһим. Юлны җәяүлеләр кичүеннән генә чыгарга кирәк.

Машина йөртүчеләргә бик кирәк булмаганда юлга чыкмый торырга киңәш итәләр. Юлда игътибарлырак булырга, куркынычсыз дистанцияне сакларга һәм буран шартларында куркынычсыз булырлык тизлекне сайларга кирәклеген искәртәләр.

Көчле җил вакытында өйдән чыкмаска, шулай ук балаларны караучысыз калдырмаска киңәш ителә. Урамда зыян китерерлек объектлардан ераграк торырга кирәк. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмау хәерле.

Бәла-каза булган очракта ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 һәм 101 номерларына шалтыратырга кирәк. 

Тулырак: ТИ

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы буран