Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Шофер, штрафыңны вакытында түләргә онытма!

Көн саен диярлек республикабыз юлларында кеше гомерләре өзелә торган юл-транспорт һәлакәтләре теркәлеп тора.

Аларның күпчелеге тиешле тизлекне сакламау һәм каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүдән килеп чыга. 

Районыбыздагы юл хәрәкәте иминлегенә күз салсак, бездә, шөкер, кеше үлеменә яки җитди имгәнүләр алуга китергән юл-транспорт һәлакәтләре быел теркәлмәде. Ә менә матди зыян сала торган юл-транспорт һәлакәтләре узган елгы белән чагыштырганда арткан. 2023 елда андый аварияләр саны 44 булса, быел исә 59 шундый юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Шоферларга юл кагыйдәләрен үтәтү максатыннан, районыбызда ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкилләре катнашында төрле рейдлар, операцияләр үткәрелеп тора. Шофер берәр кагыйдә бозса, ул штрафка тартыла. Ләкин штрафларын вакытында түләмичә, эшләре судка кадәр барып җиткән машина йөртүчеләр дә байтак арада. 

Шоферларның тагын бер тапкыр исләренә төшереп үтәсе килә. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта, ул сумманың икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, я 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

— Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә, штрафны 60 көн эчендә түләргә кирәк. Бүгенге көнгә кадәр ЮХИДИнең район бүлеге инспекторлары тарафыннан шундый 15 шоферга карата административ беркетмә төзелеп судка жибәрелде. Шуның икесенә штрафлар суммасын ике тапкырга арттырып түләтү каралды, дүртесенә арест бирелде. 2023 елдагы саннар белән чагыштырып карасак, штрафларын вакытында түләмәгән 23 шоферга карата административ беркетмә төзелеп, судка жибәрелгән иде. Суд карары нигезендә ундүрте мәҗбүри эшкә тартылды, бишесенә штрафлар суммасын ике тапкырга арттырып түләтү каралды, икесенә арест бирелде. Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИ бүлегеннән белешеп торырга кирәк, — ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл-транспорт һәлакәте юхиди штраф