Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Соснада җәяүлеләрне балалар туктаткан

Беркөнне Сосна авылы кешеләре балалар бакчасы яныннан туктамыйча гына уза алмаган.

Биредә аларны бакча балалары туктаткан һәм яктылык кайтаргыч элементлары бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксынган.

Әнә шулай итеп, район ЮХИДИ инспекторы Айрат Садыйков һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” буенча җитәкче Лилия Һадиева, әти-әниләр патруле белән белән берлектә, Сосна авылындагы балалар бакчасы янында “Күренеп тор!” дигән акция узган. Алар шоферларга, җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементларның караңгы вакытта аеруча мөһим икәнлеген янә исләренә төшергәннәр, әлеге уңайдан искәрмәләр өләшкәннәр, балаларга яктылык кайтаргыч элементлар биргәннәр. Акция уңышлы үткән, барлык җәяүлеләр дә, шоферлар да мондый чараны җылы кабул иткән. Балалар да кагыйдәләргә төшенеп калган, үзләренә бүләккә яктылык кайтаручы элементлар алган.

Мондый акцияләр даими оештырыла, алга таба кайсы авылда, кайсы мәгариф учреждениесе янында булыр, алга таба күрербез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл хәрәкәте иминлеге