Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Социаль челтәрләрдә Казанның Совет районында булган җитди һәлакәт видеосы пәйда булды

Әлеге һәлакәт Җиңү проспектында тәүлекнең караңгы вакытында булган.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Казанның Совет районында “Хендэ” һәм “Джили” машиналары бәрелешкән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында Агросәнәгать паркыннан ерак булмаган урында килеп чыккан. Шаһитларның берсе һәлакәтне видеорегистратор камерасына төшереп алган.

Кадрлардан күренгәнчә, автомобильләрнең берсе икенчесен юлдан этеп чыгарып, тимер коймага китереп кыскан.

Шәһәр дәүләтавтоинспекциясе мәгълүматлары буенча, машиналарның берсен йөрткән 31 яшьлек хатын-кыз җәрәхәтләр алган һәм һәлакәт урыныннан хастаханәгә озатылган.

Юл-транспорт һәлакәтенең өстәмә мәгълүматлары ачыклана.
 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп