Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Сәрхүш шоферларның исемнәрен газета битләрендә күрсәтергә кушалар

Руль артында исерек шофер - ул инде җинаятьче»

Быелның 9 аенда юл һәлакәте очраклары күп булган Мөслим районында үткән, шул ук вакытта интернет аша республиканың барлык районнары белән дә элемтә оештырылган видеоконференциядә эчке эшләр министры тарафыннан әнә шундый фикер яңгырады. Үзәккә үткәнлектән әйтелгән сүзләр инде бу. Чөнки руль артына эчкән баштан утыручыларның күбәюе күзәтелә. Арада җитәкчеләр дә очрый. Халыкка үрнәк күрсәтәсе урынга, алар да руль артына спиртлы эчемлек кулланган халәттә утыра. Утырырсың ул, бер утырырсың, ике... өченчесендә гомерлек сабак алуың бар. Эчкән баштан руль артына утырып, һәлакәт китереп чыгарган һәм бер гаепсез шоферның үлемендә гаепле танылган актер Ефремовны да акламадылар, төрмәгә утырттылар әнә.

Балтач районында узган елның 9 аенда исерек килеш машина белән идарә иткән 71 шофер тоткарланды, быел исә 73 , -дип хәйран калдырды ЮХИДИ идарәсе инспекторы Искәндәр Мөбарәкшин. 73 исерек руль белән идарә иткән? Аз сан түгел бит бу...Әле районда ЮХИДИ хезмәткәрләре санаулы булып та шушының кадәр сан. Хәер, участок инспекторлары да инде күптән машиналарны туктату , кагыйдә бозсаң, беркетмә төзү вәкаләтенә ия. Узган ел 4141 юл кагыйдәләре бозылган, шуның 1040 очрагы участок вәкилләре тарафыннан төзелгән беркетмәләр.

Эчкән шоферга юлыгасың икән, кичекмәстән, ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк, - ди эчке эшләр бүлеге җитәкчес Илдар Усманов. - ЮХИДИ хезмәткәрләренең саны аз, аларга да җәмәгатьчелекнең булышуы кирәк. Намус кушмый дип утырасы түгел, кеше чагу белән бәйләргә дә кирәкми аны, нәкъ шул исерек шофер аркасында кемнеңдер кадерле кешесенең гомере өзелергә мөмкин бит. Ә бу исерек шоферның якыннары, гаиләсе газап чигүе ихтимал. Ул очракта намусыгызга ни диярсез?! ЮХИДИ, я булмаса эчке эшләр бүлегенә хәбәр салуны - бәхетсезлек очрагын булдырмый калу дип кабул итәргә кирәк.

Монда Илдар Котдусович белән дә килешми булмый, быел гына да өч райондаш шофер исерек килеш инде икенче тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләккән. Беренче очракта Административ хокук бозулар Кодексының 264 маддәсе нигезендә зур суммада штрафка тартылып, машина йөртү таныклыгы алынса, икенче очрак җинаять җаваплылыгы булып бара.

Видеоконференцияне алып барган Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров исерек шоферларның исем- фамилияләрен җирле матбугат битләрендә бастырырга, телевидениедән күрсәтергә тәкъдим итте. Җитәкчене аңлап була, күңелсез саннарның күплеге, чаралар күреп тә шоферларга аң кермәве борчый аны. Шул ук вакытта тонировкалы машиналарда йөрүгә нык басым ясады. Безнең Балтач районында, тугыз ай эчендә, шундый, тәрәзәләрен караңгылатып йөргән 58 машина тоткарланган.

Узган ел районда 9 айда 18 юл һәлакәте булган, 20 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, берәү үлгән. Быел исә10 һәлакәт, 17 яралы, үлем очраклары юк.(Берүк буласы күрмәсен). Узган ел 2 һәлакәт исерек шофер аркасында теркәлгән, быел 1 шундый очрак бар. Балтач районында юллар да каралмый түгел, карала, юл кырыйлары, юл билгеләре, урам яктылыгы да тәртипкә китерелә, шоферларга кыенлыклар күзәтелми диярлек. Яшь буын белән профилактика-аңлату эшләре гел булып тора. Инспекторлар балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, очрашу-чаралардан кайтып керми диярлек. Әлеге юнәлештә эшләүче Лилия Һадиева җитәкчелегендә ел башыннан алып инде 80 чара үткәрергә өлгергәннәр.

73 кебек авыр саннар бүтән ишетелмәсен дә, беркайда да күренмәсен иде. Үзегез турында уйламыйсыз икән, сезнең өчен ут йотып яшәүче әти-әниегез, күзегезгә карап торучы балаларыгыз, гаилә учагын саклап яшәүче хатыннарыгыз турында онытмагыз. Бу дөньяга кешегә бәхетсезлек китерер өчен тумагансыздыр бит?! Такси булып йөрүчеләр арасында да кайчак ,иртән-кичен, әле айнып бетмәгәннәр очрый.

- Салмыш кеше дә шул ук исерек шоферга керә”,- ди районда юл хәрәкәте иминлеген контрольдә тотучы район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов. - Һәр шофер кулында кеше язмы шы.Шуны онытмаска кирәк. Без район юлларындагы мондый
күңелсезлекләргә чик куярга тиеш. Кемнең кем булуына карамастан, контроль көчле булсын!

Сыйлаучылар күп булыр ул, әгәр ул синең чын дустың икән, киңәшен дә дөрес бирер- “Эчкәнсең икән, утырма рульгә!» дияр, ә ялган дуслар “Төкереп бир, утыр да кайтып кит!” дип куалар.

Юлларда үз-үзегезне һәм дә башкаларны хөрмәт итеп, сакланып, беркемгә дә авырлык китерми йөрергә кирәк, хөрмәтле шоферлар! Эчмәскә кирәк!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре Юллларда исерек шофер