Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Свердловск өлкәсендә авариядә үлгән биш кешенең дүртесе Башкортстанныкы булган

Карлы яңгыр яуган вакытта юлның таулы урынында ике җиңел машина бәрелешкән.

Свердловск өлкәсендәге Нижние Серги шәһәре тирәли әйләнгеч юлның җиденче километрында «ВАЗ-2110» һәм «Шкода» машиналары бәрелешә. Авариядә биш кеше һәлак була. Тагын өч кешене хастаханәгә озаталар. Урында юл инспекторларының җиде экипажы эшли. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Авария юлның таулы урынында булды. Өлкәдә яңгыр яуды. Кичкә трасса бозланып катты. Яңгыр һәм җепшек кар да фаҗига килеп чыгуга китергәндер. Skoda Михайловскига таба бара, ул тауга күтәрелә. Ә „десятка“ аска таба төшә, ул Башкортстаннан Екатеринбург ягына бара», — дип сөйләгән Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.

«ВАЗ-2110» машинасы Башкортстанда теркәлгән, аның салонындагы өч ир-ат һәм бер хатын-кыз урында ук үлгән. «Шкода» йөртүчесе Свердловск өлкәсе кешесе, ул да һәлак булган, диелә хәбәрдә.

Тулырак: Интертат

Фото: bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп