Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Тагын кемнәрнең автомобильләрен тартып алачаклар?

Бу проект даими рәвештә юл кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләргә кагыла.

Эчкән килеш руль артына утырырга яратучыларның автомобильләрен тартып алу турындагы закон проекты каралуы хакында язган идек инде. Менә бүген тагын бер категория гражданнарның машиналарын конфискацияләү хакында закон проекты тәкъдим ителәчәге билгеле булды.

Бу проект даими рәвештә юл кагыйдәләрен бозучы водительләргә кагыла. ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский бүген, 2 апрель көнне, партиянең Дәүләт думасына яңа закон проекты кертәчәге хакында белдергән. Әлеге яңалыкка ярашлы, юл кагыйдәләрен даими рәвештә бозып йөрүче водительләр машиналарыннан колак кагачак.

"ЛДПР мондый тәкъдимне күптән әйткән иде инде. Оятсыз рәвештә юл кагыйдәләрен бозучы водительләрнең, эчкән килеш руль артына утыручыларның автомобильләрен тартып алырга кирәк, югыйсә алар яңадан-яңа аварияләр ясаячак, тәртипле гражданнарны мыскыл итеп йөри бирәчәк. Якын көннәрдә яңа закон проектын Дәүләт думасына кертәчәкбез", - дип язган ул Telegram-да.

Кичә Мәскәүдә булган авариядән соң, ЛДПР катгый чаралар кертү ягында. Әлеге авариядә блогер Эдвард Бил гаепле. Ул каршы як полосага чыгып, дүрт автомобильгә бәрелгән. Бер машина руле артындагы хатын-кыз авыр җәрәхәтләнгән, әлеге вакытта реанимациядә.

Шул ук вакытта блогерның ел башыннан гына да 400 (!) тапкыр юл кагыйдәләрен бозганы билгеле. Жириновский әйтүенчә, мондый адәмнәрнең җинаятьчел тәртипсезлегенә чик куярга вакыт.

Юньсез блогер 48 сәгатькә тоткарланган, авария эзеннән җинаять эше ачылган, дип яза Кызыл таң.

 

 

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа закон машинаны тартып алу