Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Тагын "Тоннель" операциясе

Кыш җитеп, көннең бик кыска вакытлары җитү сәбәпле, кичләрен бик иртә караңгы төшә. Җәяүлеләрнең саклыгын тәэмин итү өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдырсак бик тә яхшы булыр иде.

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан «Тоннель» операциясе уздырылып тора. Күпме кисәтүгә дә карамастан кагыйдә бозу очраклары кимеми. Исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче, куркынычсызлык каешын такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне арртыручылар гел күзәтелә.  Кыш җитеп, көннең бик кыска вакытлары җитү сәбәпле, кичләрен бик иртә караңгы төшә. Җәяүлеләрнең саклыгын тәэмин итү өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдырсак бик тә яхшы булыр иде. Җәяүлеләр кичүендә дә зур игътибарлылык сорала. Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән район территориясендә иртәгә, ягъни 27 декабрь көнне махсус профилактик чара «Тоннель» операциясе узачак.

 

Район ЮХИДИ бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе