Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Таксист 9 яшьлек бала гомерен өзгән

9 яшьлек малайны авыл урамында такси машинасы бәргән. Алган җәрәхәтләрдән бала һәлак булган...

Мишкә районында (Башкортстанда) зур фаҗига теркәлгән: картәнисендә кунакта булган 9 яшьлек малайны авыл урамында такси машинасы бәргән. Алган җәрәхәтләрдән бала һәлак булган.

Малай икенче сыйныфны тәмамлаган булган, имин, яхшы гаиләдә үскән, ел саен җәйге каникулга Уфадан картәнисе янына кайткан.

Аның үлеменә сәбәпче булган таксист хакында авылдашлары: "Ул гел авыл урамнары буйлап та коточкыч тизлектә йөри иде. Мескен баланың гомерен өзгән өчен тиешле җәзасын алыр, дип ышанабыз", - диләр.

Безнеӊ авылларыбызга да җәйгә ял итәргә кайтучы балалар күп, шуныӊ өчен олылар да, балалр үзләре дә сак булсыннар иде. Мондый кайгы беркемгә дә килә күрмәсен.

«Кызыл таң» газетасы

Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп