Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстан инспекторлары аэростат ярдәмендә юл кагыйдәләрен бозган 37 кешене тоткан

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга өнди һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә.

Республика Дәүләт автоинспекциясе хокук бозуларны ачыклау өчен яңа заманча ысулларны актив файдалана. Ел башыннан гына да оча торган аппаратлар ярдәмендә 37 хокук бозу очрагын ачыклаганнар. Аларның күпчелек өлеше каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле булган. Моннан тыш, тәртип сакчылары бер аек булмаган машина йөртүчене туктаткан.

2021 елда ЮХИДИ Росгвардия белән берлектә аэростат кулланып 5 профилактик рейд уздырды.

«Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга өнди һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә», — диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсенең юл-патруль хезмәте һәм хокук саклау органнары белән элемтә бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин.

Тулырак: ТИ

Фото: @Volgskaya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аэростат юхиди юлларда