Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстан машинасы Свердловск өлкәсендә авариягә очрап, сигез кеше имгәнгән, берәү үлгән

Татарстан номерлары куелган «Газель» Түбән Серьга районында Пермь–Екатеринбург трассасының 288нче чакрымында авариягә очрган.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсендә Татарстан номерлары куелган «Газель» юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Авариядә бер кеше һәлак булган һәм сигез кеше зыян күргән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Авария кичә Түбән Серьга районында Пермь – Екатеринбург трассасының 288нче чакрымында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Опель» машинасы каршы як полосага чыгып, микроавтобус белән бәрелешкән.

«Һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше урынында үлгән, бер кеше җиңел дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, өч кешенең хәле уртача, тагын дүртесе авыр хәлдә», – дип хәбәр итә «РИА Новости».

Һәлакәт булган урынга территориаль һәлакәтләр медицинасы үзәгенең ике вертолеты барган. Алар зыян күрүчеләрне Екатеринбург һәм Ревда хастаханәләренә алып киткән.

«Интерфакс» мәгълүматлары буенча, зыян күргән алты кеше йөк һәм пассажирлар ташучы «Газель» автомобилендә һәм өч кеше «Опель»да булган. «Опель» пассажиры һәлак булган.

Фото: соцсети

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181226/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп

2
X