Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстан Республикасында «Язгы каникуллар» профилактика чарасы старт ала

2023 елның 22 мартыннан 2 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң масштаблы чара узачак.

2023 елның 2 аенда республика юлларында 44 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 бала һәлак булган һәм 49ы яраланган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда аварияләрнең төп күрсәткечләре үсеше билгеләнгән: юл – транспорт һәлакәтләре саны 7гә, һәлак булган балалар саны 1гә, зыян күргән балалар саны 11гә арткан.

Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән балаларның күбесе пассажирлар булган. Алар катнашында 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 30 бала яраланган. Мондый юл-транспорт һәлакәтләре өлеше 61,3% тәшкил итә.

  Ике һәлак булган балалар белән юл-транспорт һәлакәте Актаныш районында теркәлгән.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктына ярашлы, 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта йөртү аның авырлыгына һәм буй-сынына туры килгән балалар тоту җайланмаларын кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә балаларны тоткарлау җайланмасын кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән узган балалар куркынычсызлык каешлары белән бәйләнергә тиеш.

Җәяүле балалар катнашындагы 17 юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала һәлак була, 19 бала яралана. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл – транспорт һәлакәтләре саны 3кә кимегән. Үлгән һәм яраланган балалар саны узган елгы дәрәҗәдә калды. Мондый юл-транспорт һәлакәтләре өлеше 38,6% тәшкил итә. Һәлак булган бала белән юл-транспорт һәлакәте Чаллы шәһәрендә теркәлгән.

Балтач районы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча актив эш алып баралар. Мәсәлән, 2022 елда автоинспекторлар 49 шундый хокук бозуны, 2023 елның 2 аенда 13 хокук бозуны кисәткән. Әлеге хокук бозу өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.23 статьясының 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар да полиция хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш өчен ул йөргән белем бирү оешмасына тапшырылачак.

Балтач районы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каникуллар язгы