Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстан юлында хатын-кыз һәм биш айлык сабыйның гомере өзелгән

Казан-Оренбург трассасында юл читенә очып төшкән машинада хатын-кыз һәм биш айлык бала һәлак булган.

Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә. “Авария Каип авылыннан ерак түгел җирдә, трассаның 34нче чакрымында булган. “Тойота” рулендәге 25 яшьлек кыз куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм юл уңае хәрәкәте юнәлешендә юл читенә очып төшә. Машина әйләнә.

Авария нәтиҗәсендә, яшь кыз урында вафат була, ул иминлек каешларын эләктермәгән булган. Шулай ук алган яралардан 5 айлык бала да вафат булган. Ул автолюлькада яткан”, - дип шәрехлиләр Татар-информга Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шаһитләр сөйләвенчә, авария нәтиҗәсендә, бала яткан автолюлька машинадан очып чыккан. Ул каеш белән эләктерелмәгән булган дип фаразлыйлар.

 Тулырак: http://matbugat.ru

          Фото: соцсети

Фото: соцсети

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188641/

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп