Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстан юлында машинага ут капкан

Авария кичә кич Баулы районының Уба авылы янында булган.

Татарстан юлында машинага ут капканнан соң ул чокырга төшеп киткән. Йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.

Авария кичә кич Баулы районының Уба авылы янында булган, дип хәбәр иткән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бу хәл турында 101 нче янгын сагы чакыру номеры буенча кичке сәгать унда хәбәр иттеләр. Daewoo Nexia машина йөртүчесе төп юлга чыкканда чокырга төшкән һәм машина яна башлаган.

Янгын сүндерүчеләр автомобильгә капкан утны сүндерә. Һәлакәт урынында машина йөртүче булмый.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте машина янган