Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстан юлында яна башлаган «КАМАЗ»ны трактордан су сиптереп сүндергәннәр

Янгын мәйданы 3 кв. метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). ТР трассасында ут капкан «КАМАЗ»ны трактордан су сиптереп сүндерделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 10.33 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына республиканың Кукмара районы Нырья авылы янындагы юлда «КАМАЗ» яна башлады, дип хәбәр килде.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, җирле халык, су сыешлыгы булган трактор ярдәмендә, ут капкан зур йөк машинасын сүндерде.

Янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде. Алдан ачыкланганча, янгынның сәбәбе — транспорт чарасы механизмнарының төзек булмавы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте янгын КамАЗ янган