Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстан юлындагы авариядә ике яшьлек бала һәм 19 яшьлек кыз зыян күргән

Авария кичә кич республиканың Әлмәт районында килеп чыккан.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике чит ил автомобиле катнашындагы юл һәлакәтендә ике яшьлек сабый һәм 19 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Кичә кичке дүртләр тирәсендә республиканың Әлмәт районында, Дала Зәе елгасы аша салынган күперне чыккач, «Шевроле» һәм «Мазда» автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарның икесе юл читенә төшеп киткән.

«Авария килеп чыгуга бозлавык сәбәпче булырга мөмкин – машина йөртүчеләр тайгак юлда идарәләрен югалткан», - дип сөйләде юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр.

Нәтиҗәдә, «Мазда»ның пассажирлары — ике яшьлек сабый һәм 19 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Фото: очевидцы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп